Махсус хәрби операция ветераны Раил Хәеров киләчәк өчен үз тавышын бирде 🤲
Раил Хәеров дусларын искә алды, һәркемгә тыныч тормыш теләде.
Заготзерно бистәсендә яшәүче махсус хәрби операция ветераны Раиль Хәеров Каратун мәдәният йортында урнашкан 906нчы номерлы сайлау участогына килеп, үз тавышын калдырды.
“Дөньялар тыныч булсын, яу кырындагы дусларым исән-имин туган җирләренә кайтсыннар”, - диде Раил Хәеров.
Заготзерно бистәсендә яшәүче Раил Хәеров махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән бирле Ил иминлеге сагында булды. Мобилизациянең икенче төркеме белән үк тынычлык сагына басты, ирекле батальонның штурм группасы командиры булып хезмәт итте. Раил Хәеров намуслы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатларына һәм “Хәрби батырлыгы өчен”, Суворов медальләренә лаек булды. Бүгенге көндә махсус хәрби операция эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе булып эшли.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлау участогы эшчәнлеге белән танышты, комиссия әгъзалары белән аралашты.
«Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтән район буенча 50сайлау участогында эш башланды. Шунысы шатландыра: Апас халкы һәрвакыт сайлауларда актив катнаша. Сайлау участокларында эшләүчеләргә зур рәхмәт. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар – бик мөһим. Без киләчәгебезне сайлыйбыз. Республикада да, районда да күп эшләр эшләнә, - дип белдерде район башлыгы.
Тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Сайлаулар районда да зур оешканлык белән уза. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.
Биредә авылдашлар мәчеттә әзерләнгән мул сыйлы табыннар артында очрашты, күреште, аралашты. Пәйгамбәребез турында эчтәлекле чыгышлар тыңлады. Бәйрәмдә коръән аятьләре, догалар укылды, салаватлар әйтелде, вәгазьләр сөйләнде. Иң сөенечлесе шул: дини чарада балалар да катнашты.
Фото, видео: Гөлназ Вәлиева
Эшләре апрель аенда башланып киткән иде. Бина “Авыл клубларын төзекләндерү” республика программасы нигезендә төзекләнде.
#татмедиа
Олы Болгаер авылы мәчетендә, читтә яшәүче авылдашлары ярдәме белән, Мәүлид мәҗлесе узды.
Бу мәҗлестә район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигьмәтҗанов, Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева да катнашты.
Мәҗлестә вәгазьләр тыңланды, салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр яңгырады. Мул табыннар әзерләнеп, апа-абыйлар тәмле сыйлардан авыз итте.
-Авылыбызның читтә яшәүче ул-кызлары изге эш башкара. Алар авыл тормышы белән янып яши, ярдәм итә. Үткәргән мәҗлесебез, укыган догаларыбыз кабул булсын. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин, җиңү белән кайтсын”, - ди Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Татар Черкене авылыннан Илнур Әминов 2022нче елда мобилизациягә эләгә. Инде менә дүрт ел ул махсус хәрби операциядә катнаша. Туган ил иминлеге өчен күп көч куя. Авыр чакта һәрвакыт сугышчан дусларына ярдәм кулын суза. Туган җиренә, халкына батырлык үрнәге күрсәтә.
Видео: Гөлназ Вәлиева
#Татмедиа
Җирлек халкы “Ярдәм янәшә” акциясендә дә актив кушыла. Биредә мәдәният йортларында, китапханәдә волонтерлык төркемнәре оешкан.
#Татмедиа
Шәмәк авылында мөселманнар өчен изге һәм әһәмиятле айларның берсе булган Рабигыль-әүвәл ае уңаеннан вәгазь кичәсе узган.
Мәҗлес Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланып киткән. Кичә барышында катнашучылар салаватлар әйткәннәр, Расүлебез Мөхәммәднең тормыш юлы, күркәм холкы һәм үгет-нәсыйхәтләре турында вәгазь тыңлаганнар.
“Мондый рухи очрашулар динебез кыйммәтләрен яшь буынга җиткерүдә, мөселманнарны берләштерүдә һәм үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур әһәмияткә ия. Мәҗлесне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Раббыбыз барлык изге гамәлләрне кабул итсен!”, - дип хәбәр итте район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов.
Сәүдә объекты Татарстан Кулланучылар берлеге ярдәмендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны җайланмалар б елән тәэмин итү, блок-модульле пунктларны төзү» республика программасы буенча төзелгән.
#татмедиа
Иске Әнәле авылында яшәүче Талия әби Гыймадиева туган көнен якыннары янәшәсендә, мул табыннар артында, сөенеп каршы алды.
Акъәбине район башкарм а комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлап, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина да иң изге теләкләрен җиткереп, бүләге белән сөендерде.
#татмедиа
