Җырчы Татьяна Ефремова керәшеннәрдә бала туу йоласы турында сөйли.
Фәгыйлә Шакирова видеосы.
#татьянаефремова #керәшеннәр #сөембикәжурналы
Казанның «Татарская усадьба» рестораны шеф- повары Рамил Мөхәммәтҗанов Индонезиянең Джакарта шәһәрендә ел саен үткәрелә торган IN2HCC Халыкара шеф-поварлар чемпионатында 1 нче урынны алды. Мәртәбәле бәйгедә 20 илдән килгән вәкилләр катнашты, ә Казан командасы бу ярышларда беренче тапкыр Россияне тәкъдим итте.
Саҗидә Сөләйманованың килене Асия Маликова белән әңгәмә
Җырчы Асылъяр - Алсу Зәйнетдинованың балалары кайнана, кайнатасы исемнәрен йөртә икән: улы - Әмир, кызы - Нәүбәхәр. Сезнең гаиләдә әби-бабай исемнәрен алган балалар бармы? #сөембикәжурналы #асылъяр #язмышлар
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең оешуына 18 ел! Шушы уңайдан «Татмедиа» да эшләүче хезмәткәрләргә матур бәйрәм чарасы оештырганнар: җырлар җырланды, бүләкләр уйнатылды,татлы ризыклар өләшенде. Фәгыйлә Шакирова видеосы.
Әлмәт районы Түбән Абдул авылы мәдәният йортында эшләүчеләр махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләргә «Коры душ»та чистарынырга тәкъдим итә. Алар тукыма кисәгенә шприц белән сыекча тамызып, пакетка урнаштыра. Тукымага су кергәч, ул күбекләнә, душ эффекты хасил була. Икенче пакетка тәнне корытыр өчен сөлге кисәкләре дә урнаштыралар. Мондый посылкалар хәрбиләргә авыр шартларда чистарынырга ярдәм итә. Фәгыйлә Шакирова видеосы. #сво #татарлар #сөембикәжурналы
Алена Ковригина - Курган өлкәсе делегаты #милләтҗыены2025
Милләт җыены 2025 Австриядән килгән делегат
Безнең шартларда абрикос үстерү серләре
Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Эльмира
Кәлимуллина талантлы җырчы гына түгел - уңган хуҗабикә, үрнәк әни. Эшендә нинди генә тыгыз график булмасын, улы Муратка тәмле ризыклар пешерергә, әкият китаплары укырга, аның белән шөгыльләнергә вакыт таба. «Иң беренче чиратта улым белән татар телендә сөйләшәм, сорауларына ана телендә җавап бирәм», - ди җырчы. #эльмиракәлимуллина #татарэстрадасы #гаилә #сөембикәжурналы #язмыш
Быел «Фәридә-Алсу»дуэты оешуына 30 ел була икән. Бер дә аз түгел, шулай бит? Бу датага ханымнар бик үзенчәлекле итеп әзерләнгән, икесе дә ябыгырга уйлаган. Бер ел буе дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү бушка китмәгән, Фәридә - 12 килограммга, Алсу 20 килограммга ябыккан. Фәгыйлә Шакирова видеосы #спорт #ябыгу #диета
Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов берничә көн элек кенә туган көнен билгеләп үткән. Легендар җырчыга 76 яшь тулган. Никахлы булган икенче хатыны белән яшь аермалары - 29 ел! Хатынына 47 яшь. "Уртак мәхәббәт булганда яшь аермасы сизелми, көнебез назга, бәхеткә төренеп уза",- дип сөйләде бәхетле пар. #рөстәммаликов #мәхәббәт #бәхет #татарҗырчылары
Каен себеркесе бәйләү буенча Әминә апа Мөхәммәтҗановадан мастер-класс. Саба районы Иләбәр авылында миллек бәйләү өмәсе. Сезнең якларда да бармы мондый өмә?
19 июнь сәгать 11 дә Казан Сабан туе алдыннан традицион бүләк җыю йоласы үтәчәк. Бүләк җыю дүрт маршрут буенча узачак:
✅ ТР Рәисенең Казан Кремлендәге резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буенча;
✅ Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча;
✅ «Туган авылым» комплексыннан Миңнуллин урамы буенча;
✅ Иске Татар бистәсе буенча. Бу чарадан читтә калмагыз!
Видео: Фәгыйлә Шакирова
#сабантуй #казан #татарстан #казансабантуе
Республикабызның төрле районнарында Сабантуйлар гөрләп үтте.
Уртада - үзешчәннәр.
Уртада халык чыгыш ясаган Сабантуй - иң чын Сабантуйдыр. Видео: Гөлгенә Габделхакова.
Тукай иҗатына балачактан гашыйк Мөсәмирә апа белән Вакыйф абый Сәлиевләр аның әкиятләрен, шигырьләрен сәйләннән үрелгән кул эшләре ясап, зур күргәзмә булдырган. Бер-бер артлы ике инсульт, йөрәгенә операция кичергән Мөсәмирә апа шушы шөгыльләре аша көч алам, ди. Бөртекләп җыеп эшләнгән «Тукай иленә» кунакка сезне дә чакырабыз.
