Фирдәүс Сабирҗанова: “Барсы да егетләр өчен!”
Күкчә авылының киң күңелле халкы берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
- Без көн саен 14-15 кеше йөрибез. Мәдәният хезмәткәрләребез Рәйханә белән Илсөяр бик әйбәтләр, менә шуларның сүзләрен тыңлап киләбез. Бу арада маскировка челтәре үрү өчен ленталар кисәбез. Илләребезгә тынычлык килсен, дип телибез инде барыбыз да, – диде апалар.
#татмедиа #теләче #үзебезнекеләрнеташламыйбыз
#тюлячиинформ
Үзәк бистәсеннән Садриева Исламия Әниләр көне уңаеннан узучы бәйгебездә катнаша.
Әлеге бәйге кысаларында, редакция аша, әниегезгә, төрле ысул белән (җыр, шигырь, рәсем, видеоязма һ.б.) сез дә котлау юллый аласыз.
✅Иҗади эшләрне “Әнием, бәйрәм белән» тамгасы белән безнең электрон адреска tulinf@rambler.ru яисә 89393967641 номерына җибәрә аласыз. Исем-фамилиягезне, яшегезне, кайдан икәнегезне язарга онытмагыз!
✅Эшләрне кабул итүнең соңгы көне – 26 ноябрь.
#әниембәйрәмбелән
#тюлячиинформ
Бүген районыбызның «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз конкурсының муниципаль этабы булып узды. Әлбәттә, жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик җиңелләрдән булмады. Нәтиҗәдә Теләче мәктәбендә белем алучы Данияр Әхмәтвәлиев, Шәтке мәктәбеннән Сәмирә Вәлимухамметова, Баландыштан Фәридә Җаббарова җиңүче дип игълан ителде. Беренче урынга чыгучылар район данын бәйгенең апрель аенда Казанда үтәчәк республика турында яклаячак.
#татмедиа #теләче
#тюлячиинформ
