Тюлячиинформ
Иконка канала Тюлячиинформ

Тюлячиинформ

15 подписчиков

629просмотров

Бүген илебез Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үтә. Теләченең Хәрби Дан аллеясында, бу уңайдан, чара узды. Әлеге дата белән тормышлары бәйле булган райондашларыбызны, ветераннарны район башлыгы Айрат Фатхуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов тәбрикләп, аяз күк йөзе, тынычлык, өлешчә мобилизацияда булган якташларыбызның исән-сау тизрәк туган якларыбызга әйләнеп кайтуын теләде. Бәйрәм чарасын райондашларыбыз Айдар Якупов, Елена Нуртдинова җырлары белән бизәде.  Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар  хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз хөрмәтенә куелган  мемориалга чәчәкләр салды.

935просмотров

Аны гомер бәйрәме белән якыннары, район җитәкчеләре тәбрикләде. Гомер буе балаларга белем, тәрбия биргән мөгаллимгә укучылары да изге теләкләрен җиткерде. Тормыш иптәше Илсөяр апа белән дүрт бала тәрбияләп үстергән алар. Бүгенге көндә 7 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Авылда яңа мәктәп төзеткән, заман белән бергә атлаган, балаларына белем, тәрбия биргән, кешелекле, гади җитәкче хакында район газетасы битләреннән тулырак таныша аласыз.

230просмотров

Теләчедә "Хәйрия үзәге" атнага  өч көн - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көндезге 12 кадәр эшли. Шул вакыт аралыгында үзеңә кирәкле, ошаган әйберләрне алырга һәм киемнәрне тапшырып китәргә мөмкин. Килер алдыннан әлеге телефон номерларына шалтыратуыгыз сорала: 89393618456, 89178727927. Үзәк элеккеге салым бинасында эш белән тәэмин итү үзәге эшләгән бүлмәдә урнашкан.

1,67 тыс.просмотров

Йөкне район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкләде. Йөк составына су җылыткычлар, радиаторлар, генераторлар, җиһазлар һәм инструментлар кергән. Шулай ук, биредә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр өчен дип тутырылган адреслы посылкалар, төзелеш материаллары, шулай ук техникалар да бар иде. Ярдәмне әзерләүдә булышкан һәр кешегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

3,46 тыс.просмотров

Матурлык яратучы, язга чыгуга өй тирәсен, ишегалдын чәчәкләргә күмүче райондашларыбыз бик күп. Шуларның берсе - Ачы авылыннан Әкълимә апа Кыямова. Безнең редакция уздыра торган  бәйгеләрнең даими катнашучысы. Үзенең тынгысызлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә ел саен җиңүчеләр рәтендә ул.   - Язны сагынып - сагынып көтеп алам. Көннәр җылынуга теплицага утырта башлыйм.  Орлыкларны күбрәк үзем әзерлим. Күпъеллык чәчәкләрем дә күп. Чәчәкләрне бик яратам. Бик арган вакытларымда да, кыяр-суганнарга су сипмичә кала алам, чәчәкләремне калдырмыйм сусыз , - ди ул.   #татмедиа #теләче

4,5 тыс.просмотров

Район хуҗалыклары урып - җыюны башлап җибәрде. Бүген көзге бодай һәм арыш суктыралар. - Бүгенге көнгә 520 гектар мәйданнан 1650 тонна иген суктырылды. Игенчелэр алдына быел август аенда уракны тәмамларга дигән бурыч куелды,- дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.

101просмотр

Күңелләрдә иң якты истәлекләр калдырып, «Ура, авылга» проектының Олы Нырсы авылында сменасы ахырына якынлаша. Көн болытлы булуга карамастан, һәркемнең күңеле кояштай балкыды. Милли җырлар, уеннар, тәмле сыйлар, яхшы кәеф һәммәсен көне буе сөендерде. Башкаладан блогтур кысаларында кунаклар да күп килде! Көн шәәәп узды! Алда – кичке чара һәм берничә көндә бик якынга әйләнгән дуслар белән саубуллашу..