Татары
Иконка канала Татары

Татары

150 подписчиков

2просмотра

Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Илһам Вәлиев агымдагы елда иҗатының 20 еллыгын билгели. Шул уңайдан якын көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә "Текә татар" проекты кысаларында лирик тенор белән очрашу үтте. Илһам Вәлиев үз исемен Россиядә генә түгел, күрше илләрдә дә таныткан шәхес. Бүгенге көндә Чакмагыш районы Имәнлекул авылында туып үскән бу егет Уфа, Казан, Екатеринбург, Чиләбе, Астана, Мариинка, Зур театрларда опера сәхнәләрен бизәп тора.

22просмотра

Бүген Уфа шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән ифтар ашы уздырылды. Бихисап милләттәшләребезне берләштергән әлеге чарада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары, дин әһелләре катнашты. Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та бу вакыйгада катнашыр өчен Уфага килде.