«Очрашу урыны — китапханә»
1994 елның 21 октябрендә Алабуга Үзәк китапханәсендә, күп санлы укучылар соравы буенча, татар әдәбият бүлеге ачыла. Аны китапханәчеләр Галимова Алсу белән Вәлиева Эльвира ачып җибәрә. Татар телендә кызыклы чаралар, әдәби-музыкаль кичәләр, рәсми шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. Бүгенге көндә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге танылган язучыларны үзендә җылы кабул итә. Бездә кунакта Татарстан язучылар берлеге әгъзасы: Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Сирин Якупова, Әхәт Мушинский, Марат Закиров, Рәдиф Сәгъди, Фәүзия Бәйрәмова, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәбирә Гыйматдинова, Фоат Садриев, Данил Салихов һ.б. кунак булды. Без, китапханәчеләр, шәһәр күләмендә оештырылган чараларда актив катнашабыз. #БиблиотекаЕлабуга #ДеньБиблиотек #КультурныйТатарстан #Краеведческийотдел
Название:
«Очрашу урыны — китапханә»
Категория:
Культура