Национальная культурная автономия татар РБ 2026
28 февраль Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең VI хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада бер төркем милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Мөхтәрәм галим һәм язучы Касыйм Йосыповка – Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды. «Хезмәттә фидакарьлек медале»нә Уфадан профессор Илшат Насипов, журналист Рәүф Идрисов, Авыргазыдан Риф Вәлиев лаек булды. Шулай ук «Кызыл таң» журналисты Гөлнара Гыйлемханова, Илдар Еникеев «Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре» исеменә лаек булдылар. «Нур» театры артистлары Рида Фахрисламова «Башкортстан Республикасының халык артисты», ә Ләйсән Алтынбаева «Башкортостан Республикасының атказанган артисты».
Название:
Национальная культурная автономия татар РБ 2026
Категория:
Культура