«Остаз» проекты район һөнәрчеләрен барлый
16 сентябрьдә районыбызның Шәһәр паркында «Остаз» иҗади проекты үз эшен башлап җибәрде. Проектның төп максаты — районда яшәүче һөнәрчеләрне барлау, аларның үзенчәлекле кәсепләрен халыкка таныту һәм милли һөнәрләрне яшь буынга җиткерү. «Остаз» проектының беренче кунагы — шәл бәйләү остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллина булды.
Название:
«Остаз» проекты район һөнәрчеләрен барлый
Категория:
Новости и СМИ