Shorts
- Урманчылар көне якынлаша. Бүгенге көндә Саба районына караган Лесной урман хуҗалыгында хезмәт куючылар нинди планнар белән яши? Гади агач такта булганчы нинди юллар аша үтә? Бу хакта район газетасының киләсе - 17 сентябрь саныннан укып белә аласыз.
- Бүген Теләче авылында, улы Рафаэль белән гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галимөхәммәт кызы Кәримова үзенең гомер бәйрәмен - 88 яшьлек туган туган көнен билгеләп уза. Данлыклы Хезмәт ветеранын муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыДинар Гиниятуллин, районның ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, туганнары тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. - Аллаһ Тәгәлә гомеремне биргән, саулыгымны бирде, эшемне бирде, ашымны бирде, көн саен, атлаган саен рәхмәтләр укып йөрим. Бергә эшләгән иптәшләремә, җитәкчеләргә рәхмәт. Алар булмаса, бүгенге кадер-хөрмәткә ирешеп булмас иде дә. Ул чорда хезмәт җиңелләрдән булмаса да сагынып искә алам. Без черек бәрәңге, кычыткан ашап үстек. Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер, – ди Гөлбикә апа үзе. Гомер буе терлекчелектә эшләгән, сыер савып уңышларга ирешкән райондашыбызга алдагы көннәрдә дә тыныч картлык теләп калабыз! Гөлбикә апа турында кыскача фактлар: Туган елы һәм урыны: 1938 елның 15 сентябре, Теләче районы Үзәк бистәсе. Хезмәт юлы: Ирешкән уңышлары Теләче һәм Саба районнары белән бәйле. Ул озак еллар В.И. Ленин исемендәге хуҗалыкта данлыклы доярка һәм машина белән сыер саву операторы булып эшләгән. Бүләкләре: Фидакарь хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин орденына һәм СССР Дәүләт премиясенә лаек булган.
- #теләчеинформ
- Әлифба, Әлифба, Син минем юл башым.... @Рәзил Вәлиев Бүген районыбызда йөздән артык кыз һәм малай кулына беренче тапкыр «Әлифба» алды. Хәерле сәгатьтә! 📚
- Бүген Теләчедә танылган шәхесләребез - дәүләт эшлеклесе, 1921 -1924 елларда ТАССРның Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе Сабиров Рәүф Әхмәт улы; дәүләт эшлеклесе, 1934 -1937 елларда ТАССРның Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе Байчурин Гомәр Гыйләҗетдин улы; дәүләт эшлеклесе 1952-1959 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Низамов Сәләх Низам улы һәм ТАССРның атказанган артисты Якупов Таһир Габдулла улы хөрмәтенә бюстлар ачылды. #татмедиа #теләче
- Флүр Тимершәех улы Закировның исемен мәңгеләштерү максатыннан, бүген, Олы Мәтәскә авылында һәйкәл ачылды. Ул махсус хәрби операция игълан ителүнең беренче көненнән ил сакларга чыгып китә һәм хезмәт иткәндә батырларча һәлак була. Район башлыгы Айрат Фатхуллин, башка җитәкчеләр, якыннары, авылдашлары катнашкан чараның кайбер мизгелләре безнең видеоязмада. Бу хакта тулырак район газетасыннан таныша аласыз. #татмедиа #теләче #сво
- 2026 елның беренче яртыеллыгына «Теләче» район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Анда төп бүләк ~ бозау, Теләче авылында яшәүче язылучыларыбыз Нияз һәм Лилия Рахматуллиннар гаиләсенә чыккан иде. Ниһаять, бүләкне иясенә тапшырдык. Бу яртыеллыкта район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатуда, Баландыш авылында үз хуҗалыгын булдырган Дәүләтшиннар гаиләсенең зур өлеше керде. Без бик рәхмәтле аларга! Эшләре гел уң булсын! - Район газетасын күптәннән алдырабыз, менә бит насыйп булгач, бозау кадәр бозау оттык, әле ышанмадык башта. Иганәче Марат һәм Адель Дәүләтшиннар гаиләсенә, "Теләче" газетасы хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез, - диде гаилә башлыгы Нияз Рәис улы.
- "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында, чираттагы чара район мәдәният йортында узды. Балалар белән очрашуда район башлыгы Айрат Фатхуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты. #татмедиа #тюлячи
- Теләче районында «Курше» республика проекты кысаларында беренче фатирник узды. Чарага килгән кунаклар, матур җырлар тыңлап, тәм-томнар белән сыйланып, чәй эчеп, өстәл уеннары уйнап, бер-берсе белән аралашып күңел ачты.
