Яңа Сәрдек авылында икеләтә бәйрәм булды: биредә мәчетнең 20 еллыгын һәм Авыл көнен билгеләп үттеләр
Яңа Сәрдек авылында икеләтә бәйрәм булды: биредә мәчетнең 20 еллыгын һәм Авыл көнен билгеләп үттеләр
Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев сүзләренә караганда, бу көнне авыл бик күп мәртәбәле кунаклар кабул итте. Алар иң элек мәчеттә җыелды, аннары зиратка барып, дога кылды. Клубта истәлекле видеоязма карадылар. Дин йортында өйлә намазы укылганнан соң, зурлап Коръән ашы үткәрелде. Авыл көненә исә агачлар кочагында урнашкан матур болынлыкка бәйрәм иттеләр. Яңасәрдеклеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде.